Форум » Теләкләр, әйтер сүзләр » Телэклэр » Ответить

Телэклэр

Илузэ- Фирузэ: Телэклэрнен ин яктысын Телэп Яна елда сезгэ Чын кунелдэн булэк булсын, Бэхет яусын hэммэбезгэ!

Ответов - 42, стр: 1 2 All

Admin: Рәхмәт Илүзә, Фирүзә компьютерыгызда татар хәрефләре юкмы әллә? Татарча язсагыз тагын да күңелле булыр иде. Гафу итәрсез, соңга калып күргәнмен теләкләрегезне.

Admin: Гашыйклар көне белән, дуслар! Яратып, яратылып, саулык-сәламәтлектә яшәргә язсын!

маршак: "Безнең гәҗит"егез бигрәк тә ошады. Балаларны мондый иҗади эшкә тарту- үтә дә файдалы нәрсә дип уйлыйм.


Булгар: Привет из Булгара. Сайт нам понравился.

Admin: Спасибо большое, но мы и по татарски понимаем.

tat: Булат, синең һәм Илфарның форумында төзәтү кнопкасы нишләп юк? Мин үземнең язмада качып калган хатамны төзәтә алмыйча азапланам.

Admin: tat яза: Булат, синең һәм Илфарның форумында төзәтү кнопкасы нишләп юк? Мин үземнең язмада качып калган хатамны төзәтә алмыйча азапланам. Хәзер булмаганмы Гөлназ!

Admin: Кызык сорау бирдегез әле сез Гөлназ. Нәкъ шундый ук проблема минем сезнең форумда. Мин үз форумымда теләсә кемнең язмасын төзәтә алам. Димәк, бу функция администратор өчен генә каралган.

tat: Ә Каръяуды мәктәбе форумында бу төймә бар һәм эшли... http://nkssh.forum24.ru/

qdb: аны бит админ көйләй ала: "дусларга" форумындагы тәрҗемә: төркемнәргә мөмкинлекләр бирү: барыс. катн. даим.катн. мод. адм. - бер сәгатьтән постларны төзәтү .

Admin: Рәхмәт Динар белә идем мин аны. Моңарчы минем ул функция кушылмаган иде. Менә белмәгәнен сорыйм әле. Ничек итеп Сегодня были функциясен урнаштырырга.

qdb: белмим. бәлки "Саклану дәрәҗәсе" не үзгәрткәч чыгадыр.

tat: qdb яза: "Саклану дәрәҗәсе" не үзгәрткәч чыгадыр. Мин дә шулайдыр дип уйлыйм Бүгеннән төзәтү төймәсе эшли, рәхмәт!

Admin: Cаклану дәрәҗәсен үзгәртеп карадым тик бу ярдәм итмәде.

tat: Тукта әле, Булат. Сегодня были функциясе сезнең күптән эшли бит ул... Мин гел игътибар итмәгәнмен, дөресрәге, юклыгын белмим дә. Менә хәзер дә бар ул, әмма бөтен кешедә дә беренче биттә генә күренә.

Admin: Үзем күптән җәннәтле Гөлназ, күршем өчен кайгырам. Халидә апа форумында юк ул. әллә серверында берәр ялгыш китте инде. Югыйсә карап бер ялгыш та җибәрмәскә тырышып ясаган идем инде

qdb: "Үзем күптән җәннәтле" - болай итеп әйтү - җәннәткә җитди карамаган, ышанмаган шикелле.

Admin: Ә сезгә кем әйтте әле мин җәннәткә ышана дип. Тышта 21 нче гасыр. Җыен юк-барга ышану минемчә ул җәмгыятьтә байлар һәм ярлылар катлавы барлыкка килгәннән соң башлана. Элек тә шулай булган, хәзер дә. Хәерчеләрне куркытып торырга кирәк ич. Нигә соң байлар алайса күпме телиләр шуның кадәр урлыйлар, аларга бернәрсә дә юк. Бу дөньяда түгел тегесендә булыр дисез. Кайсысында булса да берсендә рәхәт яшәп калгач җитми мени? Язмыштан узмыш юк диләр. Кеше тугач та, аның ни күрәсе язылып куелган диләр. Сорау- Кеше үтергән кеше гөнаһлымы? Логика буенча- юк. Чөнки аңа язып куелган. Күпме тырышсаң да язмыш. Җырларда да җырлана бит. Язмышларны булмый үзгәртеп дип. Сез иптәш динне кешегә бик рәхәтләнеп көчләп тагыр идегез. Әмма ләкин мин ышанмыйм. Кешеләр билгесезлектән дингә ышана башлаганнар. Үлгәч ни булыр икән дип. Аларның һич кенә дә үлеп юкка чыгасылары килмәгән. Алар яшәүне дәвам итәргә теләгәннәр. Менә шуннан "теге дөнья" төшенчәсе барлыкка килгән дә инде. Һәм соңгысы.Корәнне гел заманага яраклаштырып, үз буйларына үлчәп тектергән юрган шикелле кем ничек тели шулай суза. Никадәр, гафу итегез "бисмилла карагы" бар хәзер безнең арада. Гомер буе гөнаһ кылып, начар юлда йөргән кеше безгә дин сабагы укыта.(әлбәттә төзәлергә беркайчан да соң түгел, ләкин андый кеше барыбер кешегә дин сабагы укытырга тиеш түгел, мондый кешеләр турында газет-журналларда күпме язалар) Мин әйтмим бөтен кеше турында. Ләкин күпчелек шулай. Чын күңелдән дингә бирелгән кешеләр бармак белән санарлык. Шулай ук мин дин начар ул дип тә әйтмим. Әйе, ул кешене әхлак законнары белән яшәргә өйрәтә сүз дә юк. Ләкин пионер, комсомол оешмалары да бу рольне бик яхшы үтәделәр. Кешеләр хаҗга баралар. Тик нинди акчага?. Нишләп мин хәләл хезмәт хакым белән анда бара алмыйм. Әллә бурычка акча җыеп, барып кайтыргамы? Гаиләм балаларым 3-4 ай ач торырлар. Зато минем никадәр гөнаһ кичерелә бит. Гөнаһ кылып йөрисең, йөрисең дә хаҗга барып, бетереп кайтасың. Мин үз фикеремне әйттем гафу итерсез. Ә минем җәннәт турындагы хәбәргә килгәндә, шундый әйтем бар. Бары шуны гына кулландым. Сез Динар үзегезне татарның тел белгече итеп саный башладыгыз бугай. Ләкин сез элементар урыс әйтмешли фразеологик оборотмы бу юкмы, мин белмим. анысын филологлар аңлатыр. Түгелдер. Шулай да яшереп бирелгән мәгънәле әйтемнәрне бик начар аңлыйсыз бугай. Әлегә менә шулар. Бу тема бик четерекле. Заманалар үзгәрде бөтен кеше дингә кайтып бетте дип уйласагыз сез ялгышасыз. Күбесе мода артыннан чабалар. Һәм яңадан хөкүмәт диннән тайпылса, нәкъ шулар ук сөенә-сөенә мәчет манараларын кисәргә йөгерәчәк. Минемчә, дөресрәге беркемгә начарлык эшләмә, гадел, дөрес яшә. Ә дингә ышану-ышанмау һәркемнең үз эшедер.

qdb: Ә сезгә кем әйтте әле мин җәннәткә ышана дип. мин мөселман буларак, мөселманча карашны әйттем, мин дә сезне ышанасыз дип әйтмәдем. Тышта 21 нче гасыр. мон җәннәткә ышаныуны киметмәй [, миннеңчә].

Гульназ: Мин бу темага кагылышлы фикер йорткэнем юк иде,тик...Тик Булат абыйнын сузлэре уйланырга мэжбур итэ....Монарчы бер дэ уйламаган идем,Хажга баручылар турында да....Э чынлыкта сез бик дорес эйтэсез...Мин дэ бик шиклэнэм,чонки гади-чын кунелдэн дингэ ышанучы кеше Хажга бара алмый,бик телэсэ дэ...Э дингэ кереп киткэненэ 1-2 ай булган кеше-тиз арада Хажга барып кайта...И вообще,бер кем дэ улеп жэннэтэ,яисэ жэхэнэмдэ булганы юктыр...Тик барыбер каяндыр чыгып "Тегене эшлэсэн-Анда менэ шулай булыр"дип эйтэлэр...Аптыраш инде...Минем уйлавымча,Дин-определенный рамкалар эчендэ ни дэ булса эшлэу очен,Алладан куркып ниндидер гамэлдэн тукталып калыр очен бик кирэкле...Хэр кеше узенчэ яшэсен иде,тик кеше бэхетенэ комачауламыйча...Тик бугенге кондэ болай яшэу момкинчелек бик аз...(

qdb: Сез иптәш динне кешегә бик рәхәтләнеп көчләп тагыр идегез. ислам динене мин беләм, динне көчләп тагырга йарамай, аллаһы коръән китабында шуллай дип әйтә.

Admin: Молодец Гөлназ! Үз фикереңне курыкмыйча әйтә белү дә күп нәрсә. А то без, укытучылар барысы да әйбәт син бераз утырып тор булып җитмәгән әле синең дип әйткәнәән башка бер сүз дә әйтә белмибез бит.

Гульназ: Хупламассын дип уйлаган идем минем сузлэрне,рэхмэт)

qdb: И вообще,бер кем дэ улеп жэннэтэ,яисэ жэхэнэмдэ булганы юктыр...Тик барыбер каяндыр чыгып "Тегене эшлэсэн-Анда менэ шулай булыр"дип эйтэлэр...Аптыраш инде... ышаналар йәки беләләр.

qdb: Җыен юк-барга ышану минемчә ул җәмгыятьтә байлар һәм ярлылар катлавы барлыкка килгәннән соң башлана. Элек тә шулай булган, хәзер дә. Хәерчеләрне куркытып торырга кирәк ич. Нигә соң байлар алайса күпме телиләр шуның кадәр урлыйлар, аларга бернәрсә дә юк. шулай булсын да ди. бәлки чынлап та шулай ешләүче байлар да бардыр. ләкин монда диннең ни гайебе бар? ислам дине шуллай ешләргә кушмай бит! дин "байлар йарлыларны йалганласын" дип кушмай бит! Нигә соң байлар алайса күпме телиләр шуның кадәр урлыйлар, аларга бернәрсә дә юк. кешеләр дин тоткан өчен түгел, киресенчә, халык, җәмгыйәт дин тотмаган өчендер ул. хәзер дә бит син монда динне гайепләй алмайсын. аларны казый-судьйалар мөселманча "судить ит"мәй бит хәзер безнең илдә, алар дин тотмай да, дин тоткан кеше бөтенләй анда ешләргә мөмкин түгел, чөнки ул ислам дине буйынча "судить ит"ергә тийеш, безнең ил законнары белән "судить ит"еү йарамый улга. "судьйа"лардан гына тормай, башка кешеләрдән дә. безнең илдә 1% тан кимрәк кеше мөселман. ничек аларны гайепләйсен син.

qdb: ... Күпме тырышсаң да язмыш. әйе, шулай, ләкин, [ислам дине буйынча,] әшәкелекне ешләмәскә тырышкан булса, ешләргә нийәт итмәгән булса, ул улга гөнаһ булмай.

Koshlaush: ghffghfhjfhfg

qdb: h

Admin: Хөрмәтле qdb. Сезнең 18.00 сәгатьтәге хәбәрегезне, балалар уйнап ялгыш бетергәннәр. Гафу үтенәбез!

qdb: йарар, ул йазу кагылышлы булган йазу да беткән, шунга күрә ул инде мөһим түгел.

tat: Мозиллада яңа бизәлеш күренми инде, нишләтергә микән?

Admin: Миндә башта барысында да бар иде сезнең форумның яңа бизәлеше хәзер берсендә дә юк. Чыгып кунак булып карасаң бар. теркәлеп керсәң юк. Димәк дизайнерлар кунакларны җәлеп итү өчен генә эшләгәннәр булып чыга.

qdb: һәр кеше үзенең профилендә аны сайлый ала.

Admin: Рәхмәт Динар , аңлашылды.

Admin: Кирәкми безгә Төркия үзебезнең Иделгә ни җитә?

Koshlaush:

Admin: Хөрмәтле сайтыбыз кунаклары! Кичке сабантуй турында материал урнаштырырга вәгъдә иткән идек инде рәхим итеп сайтның яңалыклар битендә танышып чыга аласыз. Мин фәкыйрегез әлеге бәйрәмне төп оештыручыларының берсе идем шуңа да ачу өчен сүзне нәкъ миңа бирергә булдылар. Җитешсезлекләр өчен гафу үтенәбез

Admin: Дуслар! Форумга көнгә 15-20 кеше кунак булып кереп чыга. Нишләп берегезнең дә теркәлеп үз фикерегезне әйтәсегез килми соң? Бер дә әйтер сүз, кызыклы фикерләрегез, гапләшергә темагыз юкмыни соң? Моның өчен әллә ниләр эшлисе юк бит инде. Теркәлеп кер дә, үз фикереңне яз рәхәтләнеп! Ничек теркәләсе форумның өске уңаенда форум кагыйдәләрендә язылган. рәхим итегез!

Admin: Хөрмәтле дуслар!

Admin: Хөрмәтле дуслар! Үземнең Сезгә булган кечкенә генә булса да үпкәмне белдерәсем килә. Соңгы 3 көндә сайтка 54 кеше керде. Шул 54 кешенең ник берсе үз фикерен калдырсын. Әгәр форумда теркәлеп язасыгыз килмәсә, кунакханәгә кереп теркәлмичә дә язып була бит. Әйтәсе бер фикерегез дә юкмыни соң? Алай дисәң 54 кеше кермәс иде. Димәк 54 фикер дә булырга тиеш бит. Бу безгә сайт эшчәнлеген яхшыртып җибәрергә зур файда булыр иде. Фикерләрегезне көтеп калабыз!



полная версия страницы