Форум » Теләкләр, әйтер сүзләр » Теләкләр,әйтер сүзләр. » Ответить
Теләкләр,әйтер сүзләр.
Admin: Монда сез фикерләрегезне, тәкъдим, киңәшләрегезне калдыра аласыз.
Ответов - 20
маршак: Сайтыгыз бик матур. Күп хезмәт куйганыгыз күренеп тора!
дуслар: Хөрмәтле 4 сыйныф укучылары! Без сезнең киләчәктәге классташларыгыз. Әле генә сезнең газетагыз белән танышып чыктык. Бик матур килеп чыккан . Безгә бик ошады. Молодцы!
Дилюс: Кайчан чыгарасыз сон инде 4 саныгызны???
Admin: Рәхмәт яхшы сүзләрегезгә. Хәзерге вакытта без мәҗ килеп газетабызның 4 санына материаллар җыеп йөрибез!
дуслар: Искәндәрне район олимпиадасында 4 урын алуы белән котлыйбыз.
Admin: 4 сан гыйнварның 1 сендә чыгачак. Көтегез, күп калмады. материаллар инде әзерләнә
оркыя: Сайтыгыз барлыгын күреп сөендек. Киләчәктә дә уңышлар телибез
Илузэ- Фирузэ: Сайтыгызны куреп бездэ бик соендек!!! Унышлар, килэчэктэдэ сайтыгыз кинэйсен...
Admin: Хөрмәтле кулланучылар , сайтка татарча язарга киңәш итәр идем. татар хәрефләре дә монда үзләрен бик иркен хис итә!
Ильяс: бар ңирдән дә татарча язып булмый шул
Koshlaush: Әгәр дә Рәсәйдә яшисез икән татарча язарга була Ильяс. Чөнки безнең илдәге компларда татар теле урнаштырылган, аны ачарга гына кирәк бит.
Admin: Иптәшләр кемдә "Укытучыма" җырына караоке бар. Ярдәм итегез зинһар
Koshlaush: Бездә бар икән ул. яздырып җибәрербез...
маршак: Булат Мәхмүтович, Яңа ел җырларыгыз өчен рәхмәт!
маршак: Явлаштау урта мәктәбе коллективы Интернет-сайтлар конкурсында җиңүегез белән чын күңелдән котлый. Сезгә сәламәтлек, киләчәктә дә иҗади рухланып, дәртләнеп, безгә үрнәк булып эшләвегезне дәвам итүегезне телибез.
Admin: Хөрмәтле сайтыбыз кунаклары! Яңа сайтка күчсәк тә форумны үзгәртмәскә булдык. Күпме материал юкка чыга. Аннары яңасы ошамады да.
laim: Сайтыгыз искиткеч, зур эшегез күренеп тора!!! Мин 1 сыйныф өчен эш программаларын карый алмыйм, төрле компьютерлардан, төрле программалар белән ачып та карадык коллегалар белән, ләкин әллә нинди иероглифлар ачыла
Admin: Ни дип әйтергә дә белмим, миндә бар да тәртип. моннан тыш мәктәптәге 4 компьютерда ачып карадым, анда да тәртип. менә бу сылтама аркылы кереп конвертер урнаштырып карагыз әле:http://www.microsoft.com/downloads/ru-ru/confirmation.aspx?familyId=941b3470-3ae9-4aee-8f43-c6bb74cd1466&displayLang=ru
laim3030: Хәерле кич, сылтамагыз өчен зур рәхмәт, ачыла башлады бит! Ләкин 1 нче сыйныфның музыкасы гына барыбер ачылмый :(, ә икенче сыйныфның музыкадан эш программасы ачыла, ләкин анда сынлы сәнгать буенча эш программасы бирелгән.
Admin: Искәртүегез өчен рәхмәт . Хоккей матчларын карап бетерүгә төзәтермен
полная версия страницы