Форум » 4 сыйныфлар җитәкчесе Шакиров Б. М. » сайт төзү буенча сораулар » Ответить

сайт төзү буенча сораулар

марат: Сайт төзү буенча сорауларыгыз булса әлеге темага рәхим итегез Игътибарлы булыгыз монда бер генә бит түгел инде ә 3 бит. шуңа бөтен битләрне карар өчен бит номерларына, яки барысын да кара га яки All га басыгыз . Ә яңалары гына дигәнгә бассагыз яңалары гына күренер.

Ответов - 51, стр: 1 2 All

марат: Сораулар язу өчен башта әлбәттә форумга теркәлергә онытмагыз...Мишәбаш башлангыч мәктәбе форумы дигәннең астында Керү-теркәлүгә басасыз. Исем язып инглизчә парол( серсүз) куясыз Миняңа катанашучы дигәнгә шакмагына галочка куясыз. ОК га басасыз, эше бетте кодагый. Рәхәтләнеп аралаш кына

Koshlaush: Админ өчен: Сайтыгыз өчен майл ру рейтингы баннерын да куеп карагыз, бу турыда тулырак http://kushlaush.forum24.ru/ да сөйләшеп алыйк. Баннер кую кодын үзегез бик яхшы беләсез, сайтыгызда күпме кеше кунакта булуын күреп тору кызык булыр дип уйлыйм, уңышлар !!!

Admin: Соаруларыгызны әлеге бүлектә языгыз , хөрмәтле коллегалар. Булат


Admin: Ucozны татарчага әйләндерү өченАдминистратор пароле белән керәсе. Өскә панель чыга. общее га басасы. Шуннан соң вход в панель управления гә 1нче пароль белән керергә. Дизайн га кереп ачылган биттәге Управление дизайномга басарга Ачылган биттә Глобальные блокидагы FRIENDS ка басарга. Нинди русча сүз булса шуны татарчага әйләндереп чыгарга. Игтибарлы булыгыз бары тик сүзләрне генә бетереп.бүтән билгеләргә һәм инглизчә сүзләргә тимәгез. Нәкъ шул рәвешле Страница сайта, Меню сайталарны да әйләндереп була . Хәзергә шуны эшли торыгыз , сорауларыгыз булса языгыз

Admin: Башта теркәлегез шунсыз аралаша алмаячакбыз

Admin: Теркәлер өчен исемегезне языгыз татарча да ярый инглизчә серсүз языгыз мәсәлән: sport һәм ОК га басыгыз

гөлзәмия: Admin

Koshlaush: Admin яза: Теркәлер өчен исемегезне языгыз татарча да ярый инглизчә серсүз языгыз мәсәлән: sport һәм ОК га басыгыз Теркәлгәндә логин (исем) һәм серсүздән тыш алардан уңдарак урнашкан яңа катнашучы шакмагына галочка куярга онытмагыз! Бу теркәлгәндә генә таләп ителә, икенче юлы кергәндә инде логин һәм серсүз генә кирәк булачак ...

Admin: Моның өчен теркәлегез. Кирәкле бүлеккә керегез. Иң соңгы хәбәр астына кадәр төшегез. анда ак полоса булыр артында баш исем(заголовок) дип язылган Шуңа сөйләшү темагызны языгыз. Әз генә астарак киңрәк ак полоса булыр. Монысына соравыгызны яки язарга теләгән әйберегезне тулырак языгыз. Шуннан соң тагын аскарак төшеп җибәрергә дигән төймәгә басыгыз. серсүз сораса теркәлгәндәге исемегезне һәм серсүзегезне( парол) җибәрергә дигән төймәдән сулдарак языгыз. Теркәлергә дигән шакмак эченә галочка куегыз. Шуннан соң тагын җибәрергә гә басыгыз. җайлы гына бит инде. С/п Булат.javascript:pst3(' ','','','','') javascript:pst3(' ','','','','')

Admin: Әгәр бүлекне ачканда. Сайт буенча сорауларыгыз булса әлеге темага рәхим итегез дән аста Яңа җаваплар юк торса Җәя эчендәге( барысын да кара) га басыгыз

Admin: Әгәр яңа тема ачарга теләсәң... Моның өчен форумның төп битеннән үзеңә кирәкле бүлекне табасың,шуңа басасың. Тәрәзә ачыла анда кырыйда Яңа тема тема дип язылган ак полоса чыга. Шунда ачарга теләгән темаңның исемен язасың. Астагы киң полосага тулырак язасың һәм җибәрәсең яңа тема әзер.

Admin: Гөлзәмия! беренче попыткаң барып чыкмаган тик төшенкелеккә бирелмә , бу бүлектәге язмаларны яхшылап укып чык та тагын тырышып кара. әгәр администратор яки миңа шәхси хәбәр язарга телисең икән бу очракта админ дигән язуны форумның астындамы өстендәме кайда күрсәң дә шунда бас уң якта шәхси хәбәр дигән язу чыгар. шунда басып хәбәреңне миңа калдыра аласың. Булат

Admin: Хөрмәтле кунаклар! Мин монда секунд саен хәбәр калдыра алмыйм. Сөйләшер булсагыз, теркәлегез, нинди соравыгыз булса, көчемнән килгәнчә булышырмын, ләкин мин дә сезнең кебек укытучы, минем дә план язасы, аттестациягә әзерләнәсе бар. 5 көн буе көтеп бу форумда теркәлгән әлегә бердән-бер Гөлзәмия бар( рәхмәт аңа). Сезне сорау язып аңа минут эчендә җавап алу кызыксындырмый мени? Хөрмәтле кунаклар мин бу сүзләрне бары тик Сабаның №2 мәктәбендә 7ноябрь көнне булган коллегаларга гына әйтәм. Калганнарыгыз мине зинһар гафу итә күрегез. Булат

Razani: Нәрсә тәкъдим итә аласыз?

Admin: Ни дә булса тәкъдим итү турында сүз бөтенләй бармый бу очракта. Сүз Саба районы башлангыч мәктәпләр арасында иң гади булса да сайт булдыру турында. менә шул әйтәсе сүз. Алайса сайт сүзен аңламаган кеше дә бик күп бит әле ( бәлки бездә генә шулайдыр)

Admin: Анда конверт рәсеме чыгар, шуңа бас

Xazia: Исәнмесез, сайт төзү дәверендә бер аңлашылмаучанлык килеп чыкты. Домен UCOZ. Програмный кодны (теглар) үзгәрткәндә сохранение төймәсенә баскач үзгәрми. Бары тик сохранение язуы чыгып тора. Материаллар өстәп була, бары тик үзгәртеп булмый. Барлык эш шушы проблемада тукталып тора. Башка комплардан эшли. Мәктәптә эшләми, минем уйлавымча сетьтә гаеп. Ничек уйлыйсыз, сездә эшлиме?

Admin: Соравың булса, астарак панел ачыла, тар полоса, яз. җибәрергә дигәнгә бас. Минем аңлаткан әйберләр әз генә өстәрәк

Admin: Хәзер мин сезнең сайтка кереп карыйм

Admin: Сайтыгызның адресын язсагыз иде.

Xazia: http://artash.ucoz.ruAdmin

Xazia: http://artash.ucoz.ru

Admin: Сайтыгызны нишләп русча эшләргә булдыгыз, мин моны бер дә хупламыйм. Татарча да бик матур чыга бит. Булышырмын

Admin: Сайтыгызны нишләп русча төзергә булдыгыз, мин моны бер дә хупламыйм. Әйдәгез бергәләшеп татарча сайтлар челтәре булдырыйк. Көчемнән килгәнчә ярдәм итәрмен.

Xazia: Сайт әлегә генә русча. Иң башта дизайн өлкәсен кутәрергә уйлым. Мин студент, татарчага әйләндерү әнинең эше. Минем укоз белән шушындый проблема булганы юк иде. Узгәрешләргә сохронение ясап булмый. Казанда барысы да яхшы эшли.

Xazia: Татаррча эшләүне хуплыйм, кирәк эш. Алла бирса үземнеө сайтны да үзгәртергә прланнар бар.

Admin: Мин кереп чыктым анда барысы да тәртип бит. Бәлки сезнең интернетта гаептер Редактирование страницы дип тора үзе үзгәртмиме?

Xazia: Admin Үзегезнең укозда сайтыгыз бармы? Булса кереп карагыз эле, мөмкин булса. Минем инет настройкалары дөрес булмаска мөмкин.

Xazia: Әйе нәк шулай

Admin: Студент буларак безнең сайт буенча фикерләрегезне күрергә теләр идек. Ә ул проблемага килгәндә, гаеб браузерда Мозиллага күчеп карагыз ул программаны минем бывший meshabash2008.ucoz.ru сайтының файллар тартмасыннан күчермәли аласыз

Xazia: Браузерны алмаштырдым, булышмый. Хәзер үземнең исем белән керәм, әне исеменнән сөйләшү матур түгел.

Admin: Әгәр инде шәхси хәбәр язарга теләсәгез админ төймәсенә басыгыз уңда шәхси хәбәр дигән язу чыгар язмагызны шунда калдыра аласыз, моны башка кеше укый алмаячак.

Динар: Admin Сезнең сайт яхшы ясалган.. Ялгышмасам сез хтмл белән эшләргә блокнот ярдәмендә өйрәнгәнсез, Сайтыгызны фотошоп ярдзмендә күпкә яхшыртырга була. Кирәк дәп санасагыз булыша алганча булыша алам. Минем сайтка кереп чагыштырып карагыз. Фотошоп белән эшләргә өйрәнергә сайт тәгдим итә алам, бик яхшы дустым сайты.

Admin: кунак булып керүдән бер файда да юк бит. Теркәлү шулкадәр авыр мени?

Admin: Динар мин хәзер карт кеше инде замана белән бергә атлый алмам. Шулай да бу фикерегез миңа бик ошады, аның адресын да күрсәтсәгез. Өйрәнүгә килгәндә мин сайтны публишерда эшләп серверга коммандер аркылы урнаштырдым.

Динар: Шулау шул, сайт онлайн реңимда эшләнмәгән. Ләкин сезнең яштә шушы зур эшкә тотыну зур тырышлык тәләп итә, сезнең ихтияр көчегез горурлынырлык. Булыша алганча булышырмын. Дустымның сайты: graphics.ucoz.ru/үземнеке molk.ucoz.ru

Admin: Бөтен сүзне үзеңә алып, бигрәк каты өйрәтә бу кеше дип уйлама. Форум күбрәк теркәлә дә белмәгән кешеләр өчен ясалган.

Динар: Барысын да белеп булмый... Форум белгәннәр белән уртаклашу өчен, үзем дә күп нәрсәне белмим, күбрәк элементар эйберләрне.

Admin: Динар синең сайтка кереп чыктым. Матур. Тик ненавиҗу сайтларның сплош русча эшләнүен. Әлбәттә русча җиңелрәк. Мин үземнең саф татарча ясалган сайт белән горурланам. рус әйтмешли плохое , но своё.

Динар: Килешәм, ләкин минемчә иң башта ХТМЛ төзелешен, ниче сайтны күтәрергә икәнен өйрәнергә. Инет челтәрендә татар теле әле күтәрәләе кенә килә. Ике эшне бер юлы эшләү эшне күпкә авырайта минемчә. Башта бер эшне эшләргә, ә аннан инде икенчесен эшләү варианты миңа кулайырак күренә. Эшләү ысулын хәр кеше үзенчә сайлый.



полная версия страницы